Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Газ хезмәткәрләрен фатирга кертмәгән татарстанлыларга 1,1 миллион сум штраф салынган

Татарстанда газ җиһазларын тикшерү өчен белгечләрне фатирларга кертмәү турындагы йөзләгән эш каралды.

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе хәбәр иткәнчә, газ хезмәткәрләрен фатирга кертмәү буенча барлыгы 647 эш каралган. Аларның 185 очрагында гына штрафлар язылган. Тагын 102 материал хәзерге вакытта каралуда.

Моннан тыш, Татарстан халкы газ җиһазларына хезмәт күрсәтү килешүен төзүдән качкан өчен, шулай ук бүлмәләрне үз белдеге белән үзгәртеп корган һәм җиһазларны алмаштырган өчен гомуми суммасы 425 мең сум булган штрафлар алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев