Гари авылының «Иман» мәчетендә Корбан ашы узды
Дини мәҗлестә авыл халкы һәм килгән кунаклар катнашты.
Алабуга районының Гари авылында урнашкан «Иман» мәчетендә зур Корбан ашы булып үтте. Дини мәҗлестә авыл халкы һәм килгән кунаклар катнашты, дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттә.
Чара алдыннан мәхәллә җәмәгате белән бергәләп өйлә намазы укылды. Мәҗлес кысаларында Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов чыгыш ясады. Ул җыелган халыкка Зөлхиҗҗә аеның мөһимлеге һәм Корбан чалуның олы фазыйләтләре турында үтемле вәгазь сөйләде.
Тынычлык һәм иман үзәге
Мәгълүм булганча, Гари авылындагы «Иман» мәчете 2023 елда ишекләрен ачкан иде. Бүген ул җирле халыкка гына түгел, ә юлчы-мосафирларга да бик уңайлы дини үзәк буларак хезмәт итә. Биредә даими рәвештә дини мәҗлеслер, файдалы очрашулар һәм бергәлекне ныгытучы чаралар оештырылып тора.
Мөселман зираты төзекләндерелә
Авыл тормышындагы тагын бер мөһим яңалык — Гарида мөселман зираты өчен аерым җир участогы бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта әлеге изге урынны койма белән тотып алу һәм төзекләндерү эшләре кызу бара.
Бу зур һәм җаваплы эшләрне авыл имамы Рифкать хәзрәт Гарифуллин мәхәллә халкы белән берлектә җитәкләп бара. Игелекле эшкә өлеш кертүче, матди һәм физик ярдәм күрсәтүче һәркемгә оештыручылар рәхмәт белдерә. Аллаһы Тәгалә бу изге эштә катнашучыларның барысына да үз ярдәменнән калдырмасын, кылган игелекләрен кабул итсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев