Фирдүс Тямаев концерты Алабуга педагогларына бүләк булды
ХӘБӘРЛӘР

Фирдүс Тямаев концерты Алабуга педагогларына бүләк булды

Шәһәр мәдәният йортында педагогларны, тәрбиячеләрне һәм мәгариф ветераннарын котладылар. Бәйрәм программасын Фирдүс Тямаев чыгышы тулыландырды, тамашачылар урыннарыннан торып биеделәр.

Фирдүс Тямаев концерты Алабуга педагогларына бүләк булды

Шәһәр мәдәният йортында кичә педагогларны, тәрбиячеләрне һәм мәгариф ветераннарын хөрмәтләделәр. Зур бәйрәм чарасы вакытында Алабуга һәм районның барлык укытучыларын АМР башлыгы урынбасары Александр Косов котлады һәм алдынгыларга бүләкләр тапшырды. Җылы сүзләргә АМР мәгариф идарәсе җитәкчесе Салават Гыймранов һәм АМР ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Геннадий Баганов та кушылды.

Фирдүс Тямаев концерты Алабуга педагогларына бүләк булды

Вокаль һәм бию композицияләре белән Алабуга артистлары чыгыш ясады. Фирдүс Тямаевның эмоциональ концерты район башлыгы Рөстәм Нуриевтан бүләк булды. Тамашачылар хәтта урыннарыннан торып биеде.

Фойеда бәйрәм кунаклары фотозоналарда истәлеккә фотосурәтләр ясадылар, курай һәм халык уен коралларында башкарылган милли көйләрне тыңладылар. Шулай ук һәркемгә шәһәр предприятиеләреннән татлы бүләк тапшырылды. 

Фирдүс Тямаев концерты Алабуга педагогларына бүләк булды


Нет комментариев