Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Быел Алабугада «Безнең ишегалды» программасы буенча 13 ишегалды яңартылачак

Программа гамәлдә булган биш ел эчендә Алабугада 201 ишегалды территориясе яңартылган.

Яз башында шәһәрдә «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында 13 ишегалды территориясен төзекләндерү эшләре башлана. Бу хакта Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

Программа гамәлдә булган биш ел эчендә Алабугада 201 ишегалды территориясе яңартылган.

«Район халкы исеменнән тормыш сыйфатын яхшыртуга, уңайлылыкны һәм куркынычсызлыкны арттыруга керткән бәяләп бетергесез өлеше өчен Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт», — дип яза Рөстәм Нуриев.

Программа кысаларында 13 ишегалды территориясендә комплекслы ремонт һәм яңарту эшләре башкарылачак: Бехтерево авылында бер ишегалды һәм Алабуга шәһәрендә унике ишегалды: Гусев урамы, 25; Тойминская урамы, 18 һәм 21а; Матросов урамы, 3, 5, 7, 9, 11, 13; Татарстанның 10 еллыгы урамы, 11 һәм 24а; Мәскәү урамы, 48; Свердлов урамы, 93Б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев