Бүген Татарстанда һава температурасының +24 градуска кадәр күтәрелүе көтелә
ХӘБӘРЛӘР

Бүген Татарстанда һава температурасының +24 градуска кадәр күтәрелүе көтелә

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Бүген, 14 октябрьдә, Татарстанда антициклон алып килгән аномаль җылы һава торышы сакланачак. 

Республикада кабат алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Сизелерлек явым-төшем фаразланмый.

Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә искән җилнең көндезге сәгатьләрдә кайбер урыннарда 12 метрга кадәр җитәчәк.

Җылы төннән соң (+5..+10 градус) төбәктә һава температурасы көндез +19..+24 градуска кадәр күтәреләчәк.


Нет комментариев