БПЛА һөҗүме вакытында һәлак булган биш яшьлек кызны Чирмешән районында җирлиләр
ХӘБӘРЛӘР

БПЛА һөҗүме вакытында һәлак булган биш яшьлек кызны Чирмешән районында җирлиләр

Җирләү урынын баланың гаиләсе сайлаган. Җирләүне оештыруны тулысынча муниципалитет үз өстенә алачак.

Түбән Камага БПЛА һөҗүме вакытында һәлак булган биш яшьлек кызны бүген, 11 августта, Татарстанның Чирмешән районында җирлиләр. Бу хакта «Татар-информ» га Түбән Кама районы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Түбән Кама мэры Радмир Беляев сүзләренчә, һөҗүм вакытында бала өйдә булган һәм балконда йоклаган. Исегезгә төшерәбез, 10 август иртәсендә Түбән Кама пилотсыз очкычлар һөҗүменә дучар булды. 13 кеше һәлак булган, 78е зыян күргән.

Һәлак булганнарның гаиләләренә 2 млн сум түләү каралган. Зыян күрүчеләр җәрәхәтләрнең авырлык дәрәҗәсенә карап 300 меңнән 600 мең сумга кадәр алачак. Һәлак булган кызның гаиләсенә муниципалитет өстәмә рәвештә 1 млн сум акча түли һәм җирләүне оештыруны тулысынча үз өстенә ала.


Нет комментариев