«Безнең ишегалды» программасы: Алабугада быел 13 ишегалды территориясе яңартыла
Кече архитектура формалары июнь аенда кайтачак.
Районда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Эшләр инде тулы куәтенә бара: сигез ишегалдында юл төзелеше бара, ә җидесендә яктырткычлар тулысынча монтажланган. Кече архитектура формалары июнь аенда кайтачак.
Быел безнең районда бу программа тәмамлана. 2026 елда барлыгы 13 ишегалды территориясе яңартыла: 12се — Алабугада һәм берсе — авыл җирлегендә.
Әлеге максатларга 38 млн сум юнәлдерелгән. Аларның 30 миллионга якыны юл эшләренә китәчәк, калганы — яктыртуга һәм кече архитектура формаларына.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин сүзләренә караганда, юл эшләрен июнь аенда — планлаштырылган вакыттан бер айга иртәрәк тәмамларга планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев