Бехтерево авылында хисап сессиясе: ел йомгаклары һәм киләчәккә планнар
Алабуга районында җирлек башлыкларының хисап сессияләре дәвам итә.

Бехтерево авыл җирлеге башлыгы Николай Кусаев узган елгы эш йомгаклары һәм быелгы планнар турында сөйләде.
Сессиядә район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты. Ул җыелган авыл халкына районда алып барыла торган эшләр һәм 2026 елга планнар турында сөйләде. Рөстәм Нуриев ассызыклаганча, безнең район республика буенча социаль-икътисадый үсеш рейтингында 1 нче урында.
Шәһәр һәм авыл урамнарын, юлларны һәм коммуналь челтәрләрне масштаблы ремонтлау, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, Алабуганың тарихи өлешен үстерү, яңа объектлар төзү һәм булганнарын ремонтлау дәвам итәчәк.
Агросәнәгать секторы үсә, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләрендә белгечләр җәлеп итү буенча программалар эшли. Бехтерево авылында ташландык ферманы реконструкцияләү белән шөгыльләнәчәк ике инвестор белән сөйләшүләр алып барыла, бу терлекчелекне үстерүгә яңа юнәлеш бирәчәк, дип билгеләп үтте ул.
Николай Кусаев үзенең чыгышында җирлек тормышының эшчәнлегенә йомгак ясады һәм шулай ук быелгы планнарга тукталды. Ул Бехтерево һәм Гари авылларыннан 110 бала белем ала торган мәктәпнең 2026 елга капиталь ремонт федераль программасына кертелгәнен әйтте. Бу хәбәр, һичшиксез, халыкны сөендерми кала алмый. «Безнең ишегалды» программасына Гусев урамындагы 25 нче йорт кертелгән. Планда — Широкая урамындагы юлга асфальт җәю, Бехтерево һәм Гари авылларында урам яктырткычларын ремонтлау. 2025 елның декабрендә югары тизлекле интернет өчен оптоволокно үткәрелде, абонентларны тоташтыру төгәлләнә.
Үзара салым программасы кысаларында 2026 елда Бехтеревода Тарловская урамының бер өлешенә асфальт җәю һәм татар зиратына койма кую планлаштырылган. Планда — Церковная, Зеленая, Смычка урамнарындагы суүткәргечләрне капиталь ремонтлау. Моннан тыш, авылда туган Олег Сафронов үз инициативасы белән Бехтерево авылында Петр һәм Павел чиркәвен торгызу проектын әзерләгән. Яздан торгызу эшләрен башлау күздә тотыла.
Җыелган авыл халкына йортларда һәм фатирларда янгынны ачыклау датчикларын урнаштыру кирәклеге турында искәрттеләр.
Традиция буенча, сессия башланыр алдыннан Рөстәм Нуриев авыл халкын кабул итте һәм аларның сорауларына җавап бирде. Балалар бакчасын ремонтлау, урамнарга юл өслеге салу, су белән тәэмин итү турында мөрәҗәгатьләр яңгырады. Болар барысы да киләчәккә башлангыч планнарга кертелгән.
Татьяна Антонова Бехтерево авылында гомер буе яши:
— Безнең өчен иң мөһиме — юлларның төзек булуы. Моннан тыш, без күп еллар сусыз яшәдек, хәзер ул бар.
Александр Лисафьев та туган авылындагы үзгәрешләрдән канәгать:
— Күп нәрсә яхшы якка үзгәрде: яңа асфальт салынды, интернет кертелде.
Авыл мәдәният йорты директоры Диана Агаева уртаклашты:
— Предприятиеләр үсеше нәтиҗәсендә халыкның эше бар. Хәзер безнең Бехтерево актив төзелә башлады. Мәктәптә һәм балалар бакчасында ремонт көтәбез. Балалар мәйданчыкларын төзекләндерәләр, почта, элемтә эшли, өлкәннәр хезмәткәрләр ярдәмендә барлык түләүләрне рәсмиләштерә, сервисларда үзләренә кирәкле әйберләргә заказ бирәләр. Мәдәният үсә — җирле иҗат коллективларына ярдәм күрсәтелә, узган ел Яулык бәйрәме оештырылды, бу район башлыгы гранты ярдәмендә мөмкин булды, моның өчен без бик рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев