Беренче сыйныф укучыларының дәресләре сентябрьдән декабрьгә кадәр 35 минутка кадәр дәвам итәчәк
ХӘБӘРЛӘР

Беренче сыйныф укучыларының дәресләре сентябрьдән декабрьгә кадәр 35 минутка кадәр дәвам итәчәк

Бу Россия Мәгариф министрлыгының методик киңәшләреннән күренә, дип яза РИА Новости.

Беренче сыйныф укучыларының дәресләре уку елының беренче яртысында 35 минуттан артмаска тиеш, ә гыйнвардан аларның дәвамлылыгы 40 минутка кадәр артырга мөмкин. 

Документ нигезендә, сентябрьдән декабрьгә кадәр беренче сыйныфта дәресләр 35 минуттан, ә гыйнвардан майга кадәр — 40 минуттан да артмаска тиеш.

2-11 сыйныф укучылары өчен дәрес 45 минут дәвам итә. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар 40 минут шөгыльләнә.


Нет комментариев