Бер атнада Алабуга ашыгыч ярдәме 514 тапкыр авырулар янына барган
ХӘБӘРЛӘР

Бер атнада Алабуга ашыгыч ярдәме 514 тапкыр авырулар янына барган

2–8 ноябрьдә медицина хезмәткәрләре ОРВИ белән бәйле 156 чакыру кабул иткән. Аларның күбесе балаларга ярдәм күрсәтү белән бәйле. Шулай ук ашыгыч ярдәм бригадалары юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентларга ярдәм иткән.

2–8 ноябрьдә Алабуга ашыгыч медицина ярдәме станциясе бригадалары 514 чакыру буенча юлга чыккан. Шуларның 110сы — балалар янына. Статистиканы Алабуга үзәк район хастаханәсе бастырды.

Чакыруларның күбесе кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән бәйле. Җиде көн эчендә медицина хезмәткәрләре ОРВИ белән авыручылар янына 156 тапкыр барган, шуларның 88е балаларга ярдәм күрсәтү өчен булган. Моннан тыш, бер атнада җәрәхәтләр алу сәбәпле 59 чакыру теркәлгән. Ашыгыч ярдәм бригадалары сигез юл-транспорт һәлакәте урынына чыккан, аларда 12 кеше зыян күргән.

Медицина хезмәткәрләре йөрәк-кан тамырларының җитди авырулары булган пациентларга да ярдәм күрсәткән. Хисап чорында дүрт миокард инфаркты һәм бер инсульт очрагы теркәлгән. Тагын бер чакыру янгынга бәйле булган, анда бер кеше зыян күргән. Бер атна эчендә хайваннар һәм талпаннар тешләүгә бәйле мөрәҗәгатьләр булмаган. Шул ук вакытта 46 тапкыр ашыгыч ярдәмне сәбәпсез чакырганнар.

Алабуга ашыгыч ярдәм станциясе бригадалары шәһәр һәм район халкына тәүлек әйләнәсе кичектергесез медицина ярдәме күрсәтүне дәвам итә.


Нет комментариев