Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Бер атна эчендә Татарстанда спиртлы эчемлекләрдән тугыз кеше агуланган

Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда 22–28 июнь көннәрендә алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр белән агулануның тугыз очрагы теркәлгән. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күрсәтелгән чорда барлыгы химик матдәләрдән кискен агулануның 58 очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта ир-атлар күбрәк зыян күргән — 57%, ә хатын-кызлар өлеше 43% тәшкил итә.

Ведомствода өстәп белдерүләренчә, очраклы агулануларның күпчелеге спиртлы эчемлекләр куллану белән бәйле (39,2%). Башка очраклар даруларны ялгыш йоту (25%), агулы еланнар чагу (17,8%), төрле матдәләрне очраклы рәвештә кабул итү (10,7%) һәм башка сәбәпләр (7,3%) белән аңлатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев