Бер атна эчендә Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән 12,7 меңнән артык кеше авырган
ХӘБӘРЛӘР

Бер атна эчендә Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән 12,7 меңнән артык кеше авырган

Алдагы атна белән чагыштырганда авыру 13% ка арткан.

2026 елның бишенче атнасында Татарстан Республикасында грипп һәм ОРВИ белән авыруның 12,7 мең очрагы теркәлгән. Алдагы атна белән чагыштырганда авыру 13% ка арткан, әмма эпидемик бусагадан 38,6% ка түбәнрәк кала, дип яза «НТР-24».

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматлары буенча, грипп өлеше 45,7% ка кадәр кимегән (205 очрак), элеккечә А гриппы вирусы өстенлек итә. COVID-19 авыруы түбән дәрәҗәдә кала — узган елның шушы чорына караганда 27,5% ка кимрәк.


Нет комментариев