Бәйрәм ялы якшәмбе, 8 марттан, дүшәмбегә күчерелә
Бу Халыкара хатын-кызлар көненең якшәмбегә туры килүе белән бәйле.
Март башында Россиялеләр өч көн рәттән ял итәчәк. Бу Халыкара хатын-кызлар көненең якшәмбегә туры килүе белән бәйле, ә ял көне дүшәмбе, 9 мартка күчерелә. Бу хакта Президент академиясе эксперты Татьяна Подольская хәбәр итте, аның сүзләрен «РИА Новости» китерә.
Шулай итеп, биш көнлек график буенча эшләүчеләр өчен ял көннәре 7 марттан 9 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Подольская шулай ук айның икенче эш атнасы кыскартылачак — ул дүрт көн дәвам итәчәк һәм 10 мартта башланачак, дип ачыклык кертте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев