Атакай Владимир Силантьев алгы сызыкка машина тапшырды
Протоиерей Владимир Силантьев, Алабуга районының Танайка бистәсендәге Архангел Михаил храмы һәм Менделеевск районының Монашево авылы храмы настоятеле, махсус хәрби операциядә катнашучылар ихтыяҗларына үзенең шәхси автомобилен тапшырды.
Машина МХО зонасында йөк ташу, шәхси составны күчерү һәм башка бурычларны хәл итү өчен кулланылачак.
Алабуга районының чиркәү идарәсендә билгеләп үтүләренчә, хәрбиләргә ярдәм итү руханилар эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып кала. Яр Чаллы һәм Алабуга епискобы Гавриил фатихасы белән Владимир атакай даими рәвештә МХО зонасына бара һәм хәрбиләр белән аралаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев