Яңа җитәкче үзенең һөнәри юлы, предприятие эше нәтиҗәләре һәм социаль проектларга, шул исәптән Алабуга хоккеена ярдәм итү планнары турында сөйләде.

«МТЗ-Татарстан» компаниясен Александр Суровец җитәкләде
Моңа кадәр ул Минск трактор заводының маркетинг үзәгендә БДБ илләренә продукция сату һәм алга этәрү идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән.
Александр Суровец Минск трактор заводындагы хезмәт юлын 1998 елда башлый. Ул трактор эшен төптән өйрәнү максаты белән икенче механика цехына механика җыю эшләре слесаре булып килә.
— Анда озак эшләмәдем, аннары маркетинг үзәгенә күчерделәр. 1998 елдан башлап БДБ илләре базарларында тракторлар сату белән шөгыльләндем, — дип сөйли Александр Суровец.
Предприятиенең эш нәтиҗәләре
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр компанияне Алмаз Әхмәтов җитәкләде. Яңа җитәкче үзеннән алдагы җитәкчегә компанияне шундый яхшы хәлдә кабул итүе өчен рәхмәт белдерде. Хәзер иң мөһиме — ирешелгәннәрдә тукталып калмыйча, элек башкарылган эшләрне тагын да үстерү, дип билгеләп үтте ул.
Александр Суровец әйтүенчә, 2003 елдан бирле «МТЗ-Татарстан» аша Идел буе һәм Урал федераль округлары базарларына 83 меңнән артык «Беларус» тракторы сатылган. Бүгенге көндә дә тракторлар җитештерелә торган завод фабрикасы мәйданчыкларында 23 меңнән артык техника җыелган.
Хоккей һәм социаль проектлар
Яңа җитәкче шулай ук социаль башлангычлар да дәвам итәчәк дип ышандырды. Исегезгә төшерәбез, «МТЗ-Татарстан» районыбызда хоккей үсешенә ярдәм итә.
— Ярдәм итәчәкбез. Алабуга хоккей командасы белән тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган, без аны дәвам итәчәкбез, — диде Александр Суровец.
Гомумән, Александр Суровец тәкъдим ителгән башка социаль проектларның да игътибарсыз калмаячагын һәм аларга ярдәм күрсәтәчәген билгеләп үтте.
Нет комментариев