Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Университет мәктәбендә хәйрия ярминкәсе узды

КФУның Алабуга институты Университет мәктәбендә ел саен оештырыла торган «Игелекле университет» («Добрый университет») хәйрия ярминкәсе оештырылды. Быел җыелган акчалар махсус хәрби операция зонасындагы мотоукчылар полкына ярдәмгә юнәлдереләчәк.

Казан федераль университетының Алабуга институты каршындагы Университет мәктәбендә ел саен уздырыла торган «Игелекле университет» хәйрия ярминкәсе узды. Бу чара укучыларны, ата-аналарны, педагогларны һәм институт хезмәткәрләрен берләштерде.

КФУ Алабуга институты матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, ярминкә мәктәп ишегалдында оештырылган. Катнашучыларны Университет мәктәбе директоры Анна Зеленовская сәламләде. Ул әлеге игелекле традициянең елдан-ел дәвам итүен билгеләп үтте һәм бу юлы җыелган барлык акчаларның махсус хәрби операция зонасындагы мотоукчылар полкына ярдәм итеп җибәреләчәген әйтте.

КФУның Алабуга институты директоры Марат Умаров балаларга, ата-аналарга, оештыручыларга һәм катнашучыларга битараф булмаганнары һәм хәйрия акциясенә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук укучыларны уку елы тәмамлану белән котлады һәм мондый башлангычларның уку йортында үзара ярдәмләшү һәм шәфкатьлелек традицияләрен сакларга булышуын ассызыклады.

Кунаклар өчен махсус хәрби операциядәге сугышчыларга открыткалар ясау буенча мастер-класслар, «Колос» мәдәният йортыннан уен программасы, шулай ук балалар һәм өлкән артистлар башкаруында вокаль һәм хореографик номерлар әзерләнгән иде.

Ярминкә өстәлләрендә һәр сыйныф үзенең сый-хөрмәтен тәкъдим итте. Кунаклар өйдә пешерелгән камыр ашлары, туңдырма, пирожныйлар, морс, компот һәм лимонадлар сатып ала алды. Шулай ук төрле кул эшләре дә тәкъдим ителде.

Университет мәктәбе укучылары үстергән петуния чәчәкләре килүчеләрнең аерым игътибарын җәлеп итте. Бу чәчәкләрне ишегалларын, участокларны яки шәһәр клумбаларын бизәү өчен сатып алырга мөмкин иде.

Ярминкәдә «Талай» һәм «Фантом» позывнойлы сугышчылар да катнашты. Алар бирегә җыелучыларга ярдәмнәре һәм хәйрия акциясен уздырганнары өчен тирән рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев