Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Төзүчеләр урамында комплекслы төзекләндерү алдыннан коммуникацияләрне алыштыралар

Эшләр этаплап алып барыла: башта подрядчылар су һәм җылылык белән тәэмин итүнең искергән челтәрләрен яңарта, аннары юлны ремонтлауга һәм яшелләндерүгә керешәчәк. Барлык эшләрне дә агымдагы сезонда тәмамлау планлаштырыла.

Алабугада Төзүчеләр урамын масштаблы ремонтлау башланды. Эшләр комплекслы рәвештә оештырылган: белгечләр башта инженерлык коммуникацияләрен алыштыра, шуннан соң юл җәймәсен яңартуга һәм яшел зонаны төзекләндерүгә керешәчәк.

Район башкарма комитетыннан хәбәр итүләренчә, бу участокта коммуникацияләр 1970 елда ук салынган, аларның тузу дәрәҗәсе 90 процентка җитә. Узган ел гына да биредә сигез авария булган. Проект кысаларында 1,7 километр торба үткәргечне алыштыру, 21 кое һәм ике янгын гидранты урнаштыру планлаштырыла.

Ремонт эшләре Нефтьчеләр проспектыннан алып Таҗи Гыйззәт урамына кадәрге участокта бара. Бу челтәргә 4 нче һәм 8 нче микрорайоннарны, шулай ук Чапаев урамындагы шәхси секторны су белән тәэмин итү бәйле.

План буенча, челтәрләрдәге төп эшләр июнь аенда тәмамланачак. 1 июльдән подрядчылар яңа юл җәймәсе салуга, тротуарлар төзүгә, гранит бордюрлар һәм заманча яктырту җайланмалары урнаштыруга керешәчәк. Шулай ук территорияне яшелләндерү һәм яңа парковка булдыру каралган.

Эшләр коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча республика программасы кысаларында алып барыла. 2026 елда программага гомуми суммасы 215 миллион сумлык биш объект кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев