ХӘБӘРЛӘР

Алабугада мөселман мирасы буенча экскурсия узды

Шәһәр белән төрлечә танышырга була. Әмма ул үзенең чын йөзен үткән буыннардан калган һәм бүген дә сакланып килгән хәтеренә кагылганда гына ача. Мондый мөмкинчелек шушы көннәрдә узган «Алабуга мөселман» экскурсиясендә катнашучыларга туды.

Сәфәр хәзерге заман этно-сәнгать музееннан башланды. Аннан соң катнашучылар Татар бистәсенең тарихи урамнары буйлап уздылар. Анда һәр йорт элекке хуҗаларының тавышын әле дә истә тота кебек. Шуннан соң Иске мөселман зиратына юнәлделәр. Андагы тынлык буыннар хәтерен саклый сыман тоелды. Экскурсия Шәһәр тарихы музеенда тәмамланды.

Бу көнне экскурсиягә Морт авылы мәктәбенең педагогик коллективы, директор Фәнил Хәдиев җитәкчелегендә килгән иде. Укытучылар өчен бу сәфәр Алабуга мирасына якынрак кагылу мөмкинлеге булды. «Каникулның беренче көнендә ял итү максатыннан, шулай ук туган ягыбыз тарихы белән якыннанрак танышу өчен килергә булдык, — дип уртаклашты Фәнил Хәдиев. 

Эскурсиядә катнашучылар

— Без татар авылыннан, шуңа күрә мөселман экскурсиясе безгә аеруча якын. Үзебез өчен күп нәрсә ачтык! Шулай ук көн дә бик матур туры килде. Туган як тарихын безгә әле өйрәнергә һәм өйрәнергә икәненә төшендек. Мондый чаралар бик мөһим, бигрәк тә шушындый авыр вакытларда».

Кунаклар арасында эшмәкәр Нурислам Кадыйров та бар иде — ул экскурсиягә гаиләсе белән килгән. «Шәһәр халкының һәм кунакларының Алабуганы бу яктан күрү мөмкинлеге тууына бик шатмын. «Татнефть» хәйрия фондына әлеге проект өчен зур рәхмәт. Шунысы мөһим, грант ярдәмендә әлеге маршрут кына барлыкка килмәде, шулай ук Иске мөселман зиратындагы кабер ташларын реставрацияләү буенча да мөһим эш алып барыла. Бу — безнең тарихны киләчәк буыннар өчен саклау».

Надежда Сергеевна — Алабугада яши, әлеге вакытта ул лаеклы ялда, моңа карамастан, төрле җәмәгать чараларында актив катнаша. Экскурсиягә ул үзенең иптәш кызлары белән килгән. «Экскурсия бик кызыклы булды, — дип елмая ул. — Бик күп яңа мәгълүмат алдык, шәһәребезнең тарихи ядкәрләре белән таныштык. Шәһәребездә мондый очрашулар булуы бик күңелле». Маршрутны алабугалылар бик жылы кабул иттеләр. Махонько Зөмрәт һәм Гәрәева Эльвира тумышлары белән Алабугадан, алар экскурсиягә балалары белән килгәннәр иде.

«Мондый экскурсия үткәреләчәген социаль челтәрләрдән белдек һәм шунда ук бу хәбәр бездә кызыксыну уятты, — дип сөйләде Эльвира. — Без үз шәһәребезне бик яратабыз, өстәвенә балаларыбыз үсеп килә. Алар туган як тарихын дәреслекләрдән генә түгел, ә үз күзләре белән күреп өйрәнүләрен телибез. Барлык оештыручыларга да рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә: автобус бирелгән, гид белән экскурсия — барысы да уйланылган һәм чын күңелдән эшләнелгән».

«Алабуга мөселман» маршруты «Татнефть» оешмасының хәйрия фонды ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Шәһәр халкына һәм кунакларына Алабуганың бай тарихи-мәдәни мирасына саклык белән һәм хәтергә хөрмәт белән кагылу мөмкинлеген бүләк итте.


Нет комментариев