Кунакларны кулинария мастер-классы, концерт программасы, викторина, осталар эшләнмәләре һәм авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе көтә.
«Пир в мир» гастрономия фестивале 22 августта Алабуганың Ленин мәйданында узачак. Программа 12:00 дә башлана. Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында узачак. Мәйданчыкларның берсендә кулинария мастер-классы оештырыла: шәһәдәге бер пиццериянең шеф повары белән бергә катнашучылар пицца пешерәчәк. Шулай ук кунаклар өчен викторина уздырачаклар, җиңүче ике кеше өчен кичке ашка сертификат алачак.
Концерт программасында халыкара, Россия һәм республика конкурслары һәм фестивальләре җиңүчеләре Артем Ханнанов һәм Елизавета Кулябина чыгыш ясый. Программаны шоумен Григорий Галкин алып бара. Махсус кунак — Алабуга муниципаль районы хакимиятенең матбугат хезмәте җитәкчесе Екатерина Сайбель.
Моннан тыш, мәйданда декоратив-гамәли сәнгать осталары ярминкәсе һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырыла. Фестивальгә керү ирекле, яшь чикләүләре юк. 0+
Нет комментариев