Алабуганың Кече Покровская урамында яңа парковка булачак
Элеккеге 43 урынга исәпләнгән стоянка балалар бакчасы төзелешенә бирелде.
Тугаров урамында яшәүчеләр йорт янындагы парковканың бер өлешен төзелеп килүче балалар бакчасы мәйданчыгына бирүләренә игътибар итте.
Администрациядә һәм идарәче компаниядә социаль объект төзү — өстенлекле бурыч булуын, әмма халык та машиналар өчен урынсыз калмаячак, дип аңлаттылар.
«Домуправ-3» идарәче компаниясе директоры Екатерина Биктемирова яңа автостоянкаларның кайда урнашуы турында сөйләде:
— Кече Покровская урамы, 33А/4 нче йорт янәшәсендә урнашкан 43 урынга исәпләнгән стоянка балалар бакчасы төзелешенә бирелде. Яңа урыннарны шул ук ишегалдындагы күрше йорт янында урнаштырачаклар. Горький урамындагы 78а/2 номерлы йорт артында тагын 16 машина урыны барлыкка киләчәк.
Шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева әлеге хәлгә аңлатма бирде:
— Без халыкның борчылуын аңлыйбыз, шуңа күрә алар уңайсызлыклар сизмәсен өчен барысын да эшләячәкбез. Яңа парковка җәяү барып җитәрлек булачак. Хәзер машиналарны вакытлыча калдырып була торган территорияне чистарту мөһим. Май аенда асфальт заводын эшләтеп җибәрү белән үк парковка төзүгә керешәбез. Алабугалыларны аңлап карауларын сорыйбыз: балалар бакчасы төзү — шәһәр өчен мөһим социаль бурыч, һәм без аны халык мәнфәгатьләрен игътибарсыз калдырмыйча хәл итәргә тырышабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев