Алабуганың Казан урамы тулысынча җәяүлеләр урамы булачак
Керү бары тик махсус техника өчен генә рөхсәт ителәчәк.
Алабугада тарихи үзәкне масштаблы үзгәртеп коруга керештеләр. Гассар урамыннан алып Стахеевлар урамына кадәрге участокта Казан урамы җәяүлеләр урамы булачак.
«Елабуга купеческая» тарихи паркының яңартылган зонасы нинди булачак, анда нинди эшләр башланды — бу турыда АМР башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Юлия Старогородцева сөйләде.
− Хәзер су һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен алыштыру буенча эшләр алып барыла. Алар узган ел башланды. Аннары икенче этапта төзекләндерү эшләре барачак: гранит брусчатка җәю һәм яңа агачлар утырту, − ди Юлия Старогородцева.
Хәзер әзерлек кысаларында авария хәлендә булган, ягъни электр челтәрләре белән үрелгән яки мәдәни мирас объектлары өстендә асылынып торган агачларны кисү бара. Җәй башыннан подрядчылар төзекләндерүгә чыгачак.
Кече архитектура формалары — эскәмияләр, урналар, фонарьлар − тарихи үзәкнең яңартылган өлеше белән бер стильдә башкарылачак. Фонарьларны — узган ел реконструкция вакытында кулланганны куячаклар. Яңа элементлар да барлыкка киләчәк − мәсәлән, шәһәр сәгате.
— Казан урамы тулысынча җәяүлеләр өчен булачак, керү бары тик махсус техника өчен генә рөхсәт ителәчәк, − дип ачыклык кертә Юлия Старогородцева. — Финанслау ике чыганактан булыр дип планлаштырыла: 100 миллион сумны Татарстан Рәисе, тагын 50 миллион сумны җирле бюджет бүлеп бирә. Төзекләндерүгә барлыгы 150 миллион сум юнәлтәбез.
Урамга җәяүлеләр статусын кайтару фикере очраклы түгел: элек Казан урамы нәкъ шундый булган. Проектлауда Казан, Мәскәү һәм мондый зоналар уңышлы эшли торган башка шәһәрләр тәҗрибәсенә таяналар. Коммерция логистикасы, ягъни биредә урнашкан объектлар өчен товарларны бушату һәм төяү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.
− Проектны төзүдә җәлеп ителгән белгечләр дә катнашты, — дип сөйли Юлия Старогородцева. — Бу башка шәһәрләр тәҗрибәсен өйрәнгән һәм җентекле проект эшләгән зур команда иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев