Алабуганың иске татар зиратында өмә узды
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың иске татар зиратында өмә узды

Алабуганың иске татар зиратында борынгы кабер ташларын саклау һәм территорияне тәртипкә китерү эшләре дәвам итә.

Алабуганың иске татар зиратында өмә

Зиратны чистарту эшләре узган ялларда оештырылды. Өмә барышында каберләргә ауган берничә агачны кисеп, зират территориясеннән чыгардылар.  Зиратны тәртипкә китерү буенча әле башкарасы эшләр дә бар.

Шуңа күрә чираттагы өмә 17 октябрьдә, сәгать 8:00 дә узачак. Оештыручылар барлык теләүчеләрне дә өмәдә катнашырга чакыра.

Эшләр тәмамланганнан соң, волонтёрларга зираттагы борынгы кабер ташларын саклап калу юнәлешендә башкарылган эшләр турында да сөйләделәр. Быел җәй борынгы каберләрдән калган 15 таш яңартылган. Хәзер аларны элекке урыннарына урнаштыру эшләре бара.

Алабуганың иске татар зиратында өмә

Шулай ук җәй айларында зиратның керү урынына мәгълүмати стенд куелган. Анда зират тарихы, аның планы һәм башка мәгълүматлар урын алган. Зиратны саклау һәм тәртиптә тоту — уртак көч таләп итә торган эш. Шуңа күрә оештыручылар киләсе өмәгә дә барлык теләүчеләрне кушылырга чакыра.

Алабуганың иске татар зиратында өмә


Нет комментариев