Алабуганың Иске татар зиратында эшләр яңадан башланды: 100 мең сум кирәк
Эшләр Җәмигъ мәчете тарафыннан оештырылган һәм сәдака хисабына финанслана.
Алабугада Иске татар зиратын чистарту дәвам итә. Эшләрне оештыручы һәм башлап йөрүче — шәһәрнең Җәмигъ мәчете, финанслау сәдака — ирекле иганәләр исәбеннән башкарыла.
Кичә чистарту эшләренең дүртенче көне тәмамланды. Ләкин төзекләндерүне дәвам итү өчен акча кирәк. Бригада хезмәтенә түләү өчен кимендә 100 мең сум таләп ителә — бу акча июнь башына кадәр җитәргә тиеш. Бүгенгә 20 мең сум тирәсе җыелган.
Ничек ярдәм итәргә?
Акча җыюны Алабуга Җәмигъ мәчете дәвам итә. Иганәләрне банк картасына күчерергә мөмкин:
2200 5301 2569 7003 картасына («Ак Барс», алучы — Фарит Айратович), карта 8-939-368-33-95 номерына бәйләнгән. Акча җибәргәндә «для кладбища» дип язарга онытмагыз.
Эшләр барышын кайда күзәтергә?
Башкарылган эшләр турында барлык мәгълүмат һәм фотоотчетлар ВКонтактедагы «Алабуга шәһәренең Иске татар зираты» («Старое Татарское кладбище города Елабуги») төркемендә бастырыла. Шунда ук узган елда ниләр эшләнгәнен дә күрергә мөмкин.
Битараф булмаган һәркемне бу изге эштә катнашырга чакырабыз. Аллаһы Тәгалә иганәләребезне кабул кылсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев