Биш ел эчендә Алабуга шәһәре һәм районның авыл мәктәпләрендә белем алучы 5 меңнән артык икенче сыйныф укучысы «Йөзәргә күмәк өйрәтү» социаль проектында катнашты.
«Йөзәргә күмәк өйрәтү» проекты ничек башланды
Проект 2022 елның октябреннән Алабуга шәһәре йөзү федерациясе президенты Вадим Махеев инициативасы белән, район башлыгы Рөстәм Нуриев ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты — балаларны йөзәргә өйрәтү.
«Быел Алабуга шәһәре йөзү федерациясенә дүрт ел тула. Без ышанычлы рәвештә алга барабыз, Алабуга һәм Россиянең булачак лидерларын үстерәбез. Быел йөзү буенча беренче спорт мастеры барлыкка килде. Алда алар тагын күп булыр дип уйлыйм», — дип билгеләп үтте Вадим Махеев.
Алабуга шәһәре йөзү федерациясенең башкарма директоры, Россиянең атказанган тренеры Сергей Бородин сүзләре буенча, дәресләр нәтиҗәсендә катнашучыларның 95-96 проценты йөзәргә өйрәнә.
«Балалар тормыш өчен кирәкле күнекмәләр үзләштерүдән тыш, сәламәтлекләрен дә ныгыта, чыныга һәм спортка тартыла», — дип ассызыклады Сергей Бородин.
Алабуга районында әлеге программа ата-аналар өчен тулысынча бушлай үткәрелә. Россиядә мондый мөмкинлек бирүче башка муниципалитет юк. Дәресләрне кирәкле инфраструктура булдыру нәтиҗәсендә оештыру мөмкин булды. Балалар биш муниципаль бассейнда шөгыльләнә. Йөзү федерациясе бассейннарны дәресләр өчен кирәкле инвентарь белән тәэмин итә. Балаларны мәктәпләрдән бассейннарга алып баруны һәм кире алып кайтуны да муниципалитет оештыра. Хәзерге вакытта проектта 12 квалификацияле тренер һәм инструктор катнаша.
Спортка беренче адымнар
«Всеобуч по плаванию» күп балалар өчен зур спортка беренче адым булды. Ел саен башлангыч сайлап алуны узган 90-100 бала 2023 елда Йөзү федерациясе, район һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән ачылган «Кама» спорт мәктәбендә укуны дәвам итү мөмкинлеге ала. Биредә яшь спортчылар сайлап алу һәм әзерлекнең алдагы этапларын үтә, йөзү техникасын камилләштерә һәм спорт осталыгын яңа дәрәҗәгә күтәрү мөмкинлегенә ия була. Беренче нәтиҗәләр дә бар инде. Мәктәп йөзү буенча беренче спорт мастеры Яна Волкованы әзерләде. Бу — Алабугада соңгы 20 елда ирешелгән беренче шундый нәтиҗә.
Яшь йөзүчеләр өчен махсус сыйныфлар булдыру — проектның мөһим дәвамы булып тора. Хәзер алар 9нчы инженер-технологик лицей һәм 8нче мәктәп базасында эшли. Киләчәктә ел саен берәр яңа спорт сыйныфы ачу планлаштырыла.

Нет комментариев