Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың «Йорт янындагы бакча» скверында кабат яктырткычны ватканнар

Кисәтүче язулар булуга карамастан, яктырткычларның берсе зыян күргән.

Алабугада «Йорт янындагы бакча» скверында шәһәр милеген бозу очрагы тагын теркәлгән. Иҗтимагый киңлек территориясендә яктырткычны ватканнар.

Хәбәр ителгәнчә, якында гына кисәтүче язулар булуга кармастан, мондагы яктырту элементларына моңа кадәр дә берничә тапкыр зыян китергәннәр иде инде.

Ватучының кем булуын ачыкларга видеокүзәтү камералары ярдәм иткән. Видеодан күренгәнчә, моны бер малай эшләгән. Күренгәнчә, бала өлкән кеше белән була.

Шунысы гаҗәпләндерә, бала белән булган хатын-кыз, бөтен игъибарын телефонга юнәлткән, шунлыктан ул малайны туктатмый һәм аның ни эшләвенә бөтенләй игътибар да итми.

Администрациядә билгеләп үтүләренчә, мондый гамәлләр шәһәр мөлкәтенә зыян китереп кенә калмый, ә сәламәтлек өчен дә куркыныч булырга мөмкин, чөнки сүз яктырту җиһазлары турында бара.

Әлеге инцидент нәтиҗәләре буенча штраф билгеләнгән.

Халыкка паркларны төзекләндерү элементлары уртак уңайлык һәм куркынычсызлык өчен урнаштырылуын искә төшерәләр. Шәһәр мөлкәтенә зыян китергән өчен җаваплылык каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев