Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында бәйрәм программасы узды. Өлкән буын вәкилләренә район башлыгы Рөстәм Нуриевтан котлаулар һәм бүләкләр тапшырылды.

Алабуга районы башлыгы урынбасары Александр Косов район җитәкчесе исеменнән интернат-йортта яшәүчеләрне Өлкәннәр көне белән котлады. Чарада МХО активисты Валерий Тигр да катнашты.
Александр Косов көмеш яшьтәге кешеләргә ныклы сәламәтлек, озын гомер, иминлек һәм шатлык теләде. Ул өлкән буын турында кайгыртуның, яшәү һәм ял итү өчен уңайлы шартлар тудыруның мөһимлеген ассызыклады. Рөстәм Нуриевтан интернатта яшәүче өлкәннәргә бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм программасын шәһәрнең иҗат коллективлары һәм интернат-йортларда яшәүчеләр үзләре әзерләгән. Кунаклар өчен җырлар яңгырады, шулай ук бию номерлары тәкъдим ителде.

Бу чара өлкән буынны игътибар һәм кайгырту белән әйләндереп алырга тагын бер сәбәп булды. Өлкән яшьтәге алабугалыларга күңел күтәренкелеге, җылылык, сәламәтлек, туганнары һәм якыннары янында мөмкин кадәр күбрәк шатлыклы көннәр теләделәр.

Нет комментариев