Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың идарәче компания директоры «Краса ЖКХ» конкурсы җиңүчесе булды

Алабугадан «Домуправ-3» идарәче компаниясе директоры Екатерина Биктемирова 2 нче Бөтенроссия «Краса ЖКХ» конкурсы җиңүчеләренең берсе булды. Бу хакта Татарстан Төзелеш министрлыгы хәбәр итә.

Татарстанда республика вәкилләренең 2 нче Бөтенроссия «Краса ЖКХ» конкурсына нәтиҗә ясадылар.

Конкурска илнең 49 төбәгеннән барлыгы 587 гариза кергән. 210 катнашучы җиңүче дип табылган, алар арасында — төрле категорияләрдә Татарстаннан алты вәкил бар.

«Күпфатирлы йортлар белән идарә итү оешмасы җитәкчесе» номинациясендә Алабуганың «Домуправ-3» идарәче компаниясе директоры Екатерина Биктемирова иң яхшысы дип танылды.

Тәүге этапта жюри катнашучыларның һөнәри сыйфатларын гына түгел, ә идарәче компанияләрнең эшен дә бәяләде. Биредә ГИС ЖКХ платформасын тутыру һәм түләүләрне җыю күрсәткечләре исәпкә алынды.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы хәбәр иткәнчә, ГИС ЖКХ системасын тутыру буенча Алабуганың «Домуправ-3» компаниясе Татарстанда дүртенче юлны алып тора. 2025 ел нәтиҗәләре буенча идарәче компания түләүләр җыю планын 103 процентка үтәгән һәм бурычларны 9 миллион сумга кыскарткан.

Екатерина Биктемирова торак-коммуналь хуҗалык (ЖКХ) өлкәсендә 15 ел эшли, шуның өч елын «Домуправ-3» идарәче компаниясе белән җитәкчелек итә. Компания 212 күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтә, аларда 20 меңгә якын кеше яши. Шул ук вакытта 44 йорт мәдәни мирас объекты булып тора, бу исә торак фондын тотуда аерым якын килүне таләп итә.

— Идарәче компания эшендә иң мөһиме — халыкны тыңлый белү, алар өчен борчылу. Шуңа күрә без гаризаларны «билге өчен» генә үтәмибез, ә өйләребездә уңайлылык һәм җылылык булдырырга омтылабыз, — дип уртаклашты Екатерина Биктемирова.

«Краса ЖКХ» конкурсы Россия Төзелеш министрлыгы ярдәмендә РФ Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге һөнәри квалификацияләр советы тарафыннан уздырыла. Проект хатын-кызларның ТКХ өлкәсендәге роленә, шәһәр хуҗалыгы һөнәрләрен популярлаштыруга һәм «Яшәү өчен инфраструктура» (Инфраструктура для жизни) илкүләм проекты бурычларын гамәлгә ашыруга багышланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев