Алабуганың Георгий паркындагы җәяүлеләр юлына асфальт җәелде
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Георгий паркындагы җәяүлеләр юлына асфальт җәелде

Алабугалыларның яраткан ял итү урынында хәзер йөрү уңайлырак: таш валчыклары өстенә тигез асфальт салынды.

Алабуганың Георгий паркында җәяүле юлларга асфальт җәелде

Исегезгә төшерәбез, Георгий паркында барган төзекләндерү кысаларында юлларга таш валчыклар салынган иде, хәзер шул юллар асфальтланган. Паркта ял итәргә яратучылар, вак таш өстеннән йөрү уңайсыз дип еш зарланды, шуңа күрә юлларга асфальт салырга дигән карар кабул ителде.

Бу мәсьәлә аеруча өлкән яшьтәгеләр, балалар коляскасы белән йөрүче әниләр һәм скандинавия йөрешен яратучылар өчен аеруча актуаль иде. Хәзер паркта йөрү күпкә уңайлырак.

«Без дустым белән көн саен яраткан паркыбызга чыгабыз, скандинавия йөреше белән шөгыльләнәбез. Монда тиеннәр дә бар, аларны карап торырга яратабыз. Хәзер менә йөрүе күпкә уңайлырак», — дип сөйләде пенсионер Любовь Шарова.

Ике кечкенә бала әнисе Татьяна Липина да үзгәрешләрне бәяләде. Бер сабый әле коляскада, икенчесе йөгереп йөри. «Колясканы ташлар буйлап йөртүе кыен иде, хәзер бик рәхәт», — ди ул.

Актив ял яратучылар, саф һавада вакыт үткәрергә теләүчеләр парктагы яңа юлларны тиешенчә бәяләде, болай да ккеше күп булган урында хәзер тагын да күңеллерәк.


Нет комментариев