6-7 яшьлек беренче сыйныф укучыларын үзләренең физик әзерлекләрен тикшерергә һәм нормативларның үтәлешен видеога төшерергә чакыралар. Эшләр 1 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Алабугада «В 1 класс с ГТО» республика онлайн-акциясенең муниципаль этабы башланды. Анда 6-7 яшьлек балалар катнаша ала. Моның өчен ГТО комплексының берничә сынавын үтәп видеоролик яздырырга кирәк.
Катнашучыларга гәүдәне аркада яткан килеш күтәрергә — малайлар өчен 15 тапкыр һәм кызлар өчен 14 тапкыр, 30 метр йөгерергә һәм урыннан ике аяк белән этенеп озынлыкка сикерергә туры киләчәк.
Кадрда бер генә бала булырга, ә роликның озынлыгы ике минуттан артмаска тиеш. Тагын бер мәҗбүри шарт — видеода ГТО символикасы: эмблема, флаг, наклейка яки комплексның башка атрибутикасы булу шарт.
Әзер видеороликларны 14 сентябрьгә кадәр udmsit2010@mail.ru. электрон почтасы аша кабул итәләр. Акциядә катнашу турында өстәмә мәгълүматны 8 (855) 573-06-72 телефоны буенча алырга мөмкин.
Нет комментариев