Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың ашыгыч ярдәм бригадасы узган атнада 475 тапкыр юлга чыккан

Бу хакта Үзәк хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган атнада (02.03-08.03) Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадасы кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 475 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 73 тапкыр алар балалар янына ашыккан.

  • Бер атнада 3 юл-транспорт һәлакәте булган, 5 кеше зыян күргән.
  • Миокард инфаркты белән кабул итү бүлекләренә 3 кеше китерелгән, 5 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар.
  • 40 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган.
  • 47 кеше, шул исәптән 31 бала, респиратор авырулардан зарланган.

 Ашыгыч ярдәм бригадаларын 35 тапкыр бер сәбәпсез чакырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев