Алабуганың Җәмигъ мәчетендә шимбә өмәсе үтте
Мәхәллә кешеләре бердәм булып, мәчет территориясен җыештырдылар, яшеллекләрне карадылар, ишегалдына ямь керттеләр.
Яз килү белән, табигать уяна, карлар эри. Бу вакыт — тирә-юньне җыештырып, тәртип урнаштыру өчен иң кулай чор. Көздән калган коры-сары яфраклар, кышкы чүп-чар табигатьнең матурлыгын яшерә, мәчет тирәсе исә һәрвакыт пөхтә һәм чиста булырга тиеш.
Узган шимбәдә Алабуганың Җәмигъ мәчете ишегалдында чисталык өмәсе узды. Мәхәллә кешеләре бердәм булып, мәчет территориясен җыештырдылар, яшеллекләрне карадылар, ишегалдына ямь керттеләр.
«Чисталык — иманның яртысы», — диләр өмәдә катнашучылар. Чыннан да, тирә-юньдә тәртип урнаштыру — ул күңелләрнең дә пакьләнүедер.
Бу игелекле эшкә һәркем зур теләк һәм җаваплылык белән тотынды. Бердәмлектә — көч, ә изге ниятләрдә — зур савап. Мәчет тирәсенә нур өстәгән һәр кешегә Раббыбыз рәхмәтле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев