Алабуганың Әҗмәл мәчетендә Өлкәннәр көне үтте
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Әҗмәл мәчетендә Өлкәннәр көне үтте

Районыбызда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган Өлкәннәр декадасы көннәре бара. Аның кысаларында шәһәребез һәм авылларыбызның мәдәният учакларында, уку йортларында бик күп төрле чаралар үтә.

Мәчеттә Өлкәннәр көне

Өлкәннәр — тормыш тәҗрибәсе һәм рухи мирас чыганагы

Тарихка күз салсак, Халыкара өлкәннәр көне ел саен 1 октябрьдә билгеләп үтелә. Ул 1990 елның 14 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан гамәлгә куела һәм 1991 елдан халыкара дәрәҗәдә үткәрелә башлый, ә Рәсәйдә бу бәйрәмне 1992 елдан билгеләп үтәләр.

Өлкәннәр көне — ул якты һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе. Аның максаты — җәмгыятьнең игътибарын өлкән кешеләрнең проблемаларына юнәлтү.

Өлкәннәр үз вакытында җәмгыять үсешенә зур өлеш керткәннәр, шуңа күрә алар турында онытырга ярамый. Яшь буынның өлкәннәргә мәхәббәтен, кайгыртучанлыгын, ярдәмен һәм хөрмәтен тагын бер кат белдерү көне. Һәр кеше өчен тормышта бик мөһим кешеләрне — әби-бабайларны, олы яшьтәге әти-әниләрне искә алу өчен менә дигән көн бу. Һәр гаилә өлкән буынның мәхәббәте, изге догасы белән яши. Өлкәннәр яшьләргә үзләренең күп еллар туплаган тәҗрибәләрен тапшыралар, тарихны өзлексез чылбырга берләштерәләр.

«Әҗмәл» мәчетендә өлкән буынга хөрмәт күрсәттеләр

Шәһәребезнең «Әҗмәл» мәчетендә дә 1 октябрьдә өлкән буын апаларны, әбиләрне бәйрәм табынына җыйдылар. Фәрид хәзрәт Мөдәрисов кунакларны бәйрәм белән котлады, һәр кешегә Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиннең «Кәнзүл-Гәрш догасы» дигән китапчыгын бүләк итте һәм чыгышын бәйрәм көне уңаеннан өлкәннәргә багышлады:

— Ислам динендә олыларның хөрмәте зур. Коръәни-Кәримдә өлкәннәргә, аеруча ата-анага хөрмәт күрсәтү темасы күп аятьләрдә чагыла. «Әл-Исра сүрәсе (23-24енче аятьләр) — өлкәннәргә (аеруча ата-анага) карата мөнәсәбәтнең иң ачык һәм төп аяте: «Раббың сезгә Үзеннән башка беркемгә дә табынмаслык итеп әмер бирде һәм ата-анаңа яхшылык кылырга. Әгәр аларның берсенең дә, яисә икесенең дә яныңда картайган чагы җитсә, аларга «уф»та әйтмә һәм аларга кычкырма, ә алар белән хөрмәтле сүз белән сөйләш.

Аларның икесенә дә рәхмәтле булып, канатларыңны түбән иеп әйт: «Раббым! Аларны мәрхәмәтле ит, үзләре мине бала чагымда тәрбияләгән кебек». Моңа кадәр «уф» сүзе тәүге тыелган гамәл булып тора, ягъни хата түгел һәм хәтта иң кечкенә ачулы сүз дә рөхсәт ителми.

Ата-ана картайганда аларга сабырлык һәм йомшаклык белән мөрәҗәгать итү — төп таләп. Ата-анага яхшылык кылу беренче урында тора. «Аллаһ сезне көчсездән бар кылучы. Аннан соң көчсезлектән көч бирә. Аннан көчне көчсезлеккә һәм агар чәчкә әйләндерә». Бу аять картлыкның табигый бер этап икәнен һәм аны хөрмәт белән кабул итәргә кирәклеген искәртә. Әл-Бәкара сүрәсендә ата-анага хөрмәтнең Исламда гына түгел, ә элекке пәйгамбәрләр вакытында да бирелгән кагыйдә икәнен күрсәтә. Хәдисләрдә дә өлкәннәрне хөрмәтләү аерым ассызыклана.

Алабуганың Әҗмәл мәчете

Исламда өлкәннәрне хөрмәтләү — изге бурыч

Мөхәммәд пәйгамбәр (с. г. в.) әйткән: «Кечкенәләргә мәрхәмәт күрсәтмәгән һәм өлкәннәрне хөрмәтләмәгән — бездән түгел». Ни өчен без өлкәннәрне хөрмәт итәргә тиеш соң? Ә сәбәбе өлкән кешеләрнең зур тормыш тәҗрибәсенә ия булуына һәм дөньяда күпне күрүенә бәйле, чөнки алар яшьләргә үзләренең акыллы киңәшләрен бирә ала һәм аларда акыл да, тәҗрибә дә яшьләргә караганда күбрәк.

Бәрәкәт тә олылар янында. Шуңа Аллаһ Тәгалә һәм Мөхәммәд( с. г. в.) аларны хөрмәт итәргә куша. Юкка гына «Яшь көченә таяна, карт — акылына», «Картлар акылы белән, яшьләр матурлыгы белән узар», «Картларга юл куй, үзең дә картаерсың», — димиләр. Гомумән, Коръәндә өлкәннәргә карата хөрмәт ата-анага яхшылык кылу, аларга сабырлык белән мөрәҗәгать итү, дога кылу һәм аларның тәрбиясен рәхмәт белән искә алу аша күрсәтелә.

Фәрид хәзрәт дога кылганнан соң, өлкәннәр корбан ите белән пешерелгән ризыклардан авыз иттеләр, күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр. Аннан соң сүзне Фирдәвес ханым Мусина алды. Ул кунаклар үтенече буенча Исламның биш терәгенең берсе булган намазның мөһимлеге, кемнәр намаз укырга бурычлы булуы турында сөйләде, намаз вакытларына сораулар буенча ачыклык кертте, намаз төрләрен тәфсилләп аңлатты һәм теләге булганнарны мәчеткә укырга килергә чакырды. «Белем алырга беркайчан да соң түгел, әле укулар башланды гына. Килегез, барысына да өйрәтербез», — диде.

Мәкаләне Клара Сафарованың шигъри юллары белән тәмамлыйсы килә:

Өлкән яшькә җитү — олы бәхет,
Рәхмәт әйтү кирәк Ходайга.
Аяк-куллар йөреп, эшләп торгач,
Үз зиһенең әле булганга.

Рәсимә Сибәгатуллина


Нет комментариев