Алабугада күзәтү тәгәрмәче куелачак
Тәгәрмәчнең биеклеге 42 метр тәшкил итәчәк.
Бу атнада шәһәркүләм киңәшмә мөһим вакыйга белән башланып китте: Алабуганың тарихи үзәгендә күзәтү тәгәрмәче төзү турында ниятләр килешүенә кул куелды.
Документны «Сәүдәгәрләр шәһәрчеге» («Купеческий городок») муниципаль автоном учреждениесе директоры Эльмира Туканова һәм «Аттракцион-Сервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Тимур Габбасов имзалады.
Тәгәрмәчнең биеклеге — 42 метр. Кабиналар җылыту системасы һәм кондиционерлар белән җиһазландырыла, бу исә объектны ел дәвамында кулланырга мөмкинлек бирә.
— Бу күзәтү тәгәрмәче туристларны җәлеп итүче ноктага әверелер дип өметләнәбез, — дип билгеләп үтте Эльмира Туканова. — Ул тарихи үзәктә — Сәүдәгәрләр шәһәрчегендә урнашачак. Объект безнең кунаклар өчен генә түгел, Алабугага ял көннәренә яисә берничә көнгә килүче туристлар өчен дә кызыклы. Хәзер мондый турпродуктлар музей-тыюлык белән берлектә актив рәвештә формалаштырыла. Әлеге килешү яңа маршрутлар булдырырга һәм Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка төбәкләрдән сәяхәтчеләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк дип ышанам.
Яңа аттракцион алабугалылар һәм шәһәр кунаклары өчен тагын бер кызыклы урынга әвереләчәк һәм тарихи үзәкнең кыяфәтенә заманча төсмер өстәп торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев