Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 8 нче мәктәбендә ремонттан соң бассейн ачылды

26 февраль көнне 8 нче урта мәктәптә яңартылган бассейнны ачу тантанасы булды. 1988 елда төзелгән спорт объектын берничә ел дәвамында этаплап яңарттылар.

2022 елда биредә өлешчә реконструкция уздырылды: суны фильтрлау һәм зарарсызландыру системасы яңартылды, яңа фильтрлар, насослар һәм автомат хлорлау системасы куелды, тәрәзәләр алыштырылды. 2025 елда бассейн касәсен ремонтладылар, су агызу системасын монтажладылар һәм старт тумбочкалары урнаштырдылар. 

Ачу тантанасында Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева һәм Алабуга шәһәренең йөзү федерациясе башкарма директоры, Россиянең атказанган тренеры Сергей Бородин катнашты. 

Мәктәп директоры вазыйфаларын башкаручы Наталья Маркова ремонт эшләрендә ярдәм күрсәткәне өчен район башлыгы Рөстәм Нуриевка рәхмәт белдерде: 

— Бу чыннан да безнең өчен чын бәйрәм. Барлык педагоглар составы, ата-аналар һәм укучылар исеменнән Рөстәм Мидхәт улына бассейнны төзекләндерүдә күрсәткән ярдәме өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсебез килә. Балаларыбыз йөзәргә өйрәнү һәм сәламәтлекләрен ныгыту өчен уникаль мөмкинлек алды. 

Эльмира Әхмәдиева муниципалитетның социаль объектларга зур игътибар бирүен билгеләп үтте: 

— Бүген без бу яңартылган бассейнны ачабыз. Бирегә зур хезмәт салынган, шуңа күрә аның кадерен белеп, саклап, тәртиптә тотыгыз. Яхшы кәеф, сәламәтлек, спортта гына түгел, укуда да җиңүләр телим. 

Сергей Бородин бу бассейн спорт сыйныфлары өчен өч мәйданчыкның берсе булачак, дип өстәде. Елена Белова әти-әниләр исеменнән чыгыш ясады, администрациягә йөзү буенча гомуми белем бирү программасында катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев