Бинаның бөтен канатының түбәсе алыштырылган, анда шулай ук чишенү бүлмәләре, ашханә һәм актлар залы урнашкан.

Моннан тыш, ашханәдә һава үткәргеч һәм агач түшәмәләр алыштырылган. Чишенү һәм инвентарь бүлмәләрендә эшләр башкарылган, стеналар ремонтланган, электр үткәргечләре алыштырылган.
— Хәзер паркет җәелә, — диде мәктәп директоры Руслан Гарифуллин.
Спорт залының мәйданы — 282 квадрат метр, эшләрнең бәясе — 8 миллион сумга якын. Биредә 15 елга якын капиталь ремонт булмаган — соңгы тапкыр аны 1994 елда үз көчләре белән тәртипкә китергәннәр.
Исегезгә төшерәбез, ремонт әлеге мәктәпне тәмамлаган «Эссен Продакшн АГ» генераль директоры Леонид Барышев ярдәме белән алып барыла.
Нет комментариев