Алабуганың 12 күпфатирлы йортында капиталь ремонт бара
Эшләр 26 процентка үтәлгән.
Быел Алабуга районында капиталь ремонт программасына 18 күп фатирлы йорт кертелгән, эшләрнең гомуми бәясе 289 млн сум тәшкил итәчәк. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә 12 йортта эшләр алып барыла, эшләр 26 процентка үтәлгән. Мәсәлән, Тынычлык проспекты буенча 51 нче йортның фасадын җылыта башладылар, Тынычлык проспекты, 53 нче йортта да эшкә керештеләр. Пролетар урамы, 54 нче йортта фасад ремонтлана (85% ка башкарылган), алда лифт җиһазлары алыштырыла. Нефтьчеләр проспектындагы 53а йортының фасады 80% ка ремонтланган. Матросов урамындагы 5а йортның түбәсе югары әзерлек дәрәҗәсендә. Пролетар урамындагы 24 нче йортта инженерлык челтәрләрен алыштыру график буенча бара, җылылык белән тәэмин итү системасын ремонтлауга җылылык сезоны тәмамланганнан соң керештеләр. Әйләнеч шоссе урамы, 21а йортының түбәсе 60% ка ремонтланган.
Эшләрне төрләре буенча бүлүгә килгәндә, 8 йортта фасадны җылыту һәм ремонтлау, 5 йортта фасад газүткәргечен ремонтлау, 6 йортта инженерлык челтәрләрен һәм түбәләрен ремонтлау көтелә, тагын өч йорт мәдәни мирас объектлары булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев