Мәктәп яңа экспериментта катнашучылар санына керә. Укучылар өчен дисциплинаны бәяләүнең өч дәрәҗәсе карала.

Алабуганың 1 нче гимназиясендә яңа уку елында укучыларның үз-үзләрен тотышын бәяли башлаячаклар. Уку йорты Татарстанда эшли башлаган экспериментта катнашучыларның берсе булачак.
ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, тәртипне бәяләү өчен өч дәрәҗә карала:
- «үрнәк»
- «рөхсәт ителә торган»
- «рөхсәт ителми торган».
Яңа система дәресләр вакытында дисциплинаны күтәрергә ярдәм итәр дип көтелә. Татарстанда экспериментка Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга һәм Лениногорск мәктәпләре дә кушылачак.
Киләчәктә мондый практиканы бөтен илгә таратырга планлаштыралар. Тәртип өчен бәяләүләрне 2027-2028 уку елыннан башлап барлык Россия мәктәпләрендә кертү күздә тотыла.
Нет комментариев