Алабугалыларны төнлә урамнарны кардан чистарту эшләре булуы турында кисәттеләр
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны төнлә урамнарны кардан чистарту эшләре булуы турында кисәттеләр

Эвакуатор эшли.

«Жилкомфортсервис» идарәче компаниясе үзенең MAX рәсми каналында кар чистарту буенча булачак эшләр турында хәбәр итте.

2 марттан 3 мартка каршы төндә, «Лагуна» кибете каршындагы автостоянкада кар җыештыру эшләре үткәреләчәк.

Эш вакыты: 2 март 19:00 дән 3 март 7:00 гә кадәр.

Идарәче компания эшләр барган вакытта бу территориядә автомобильләрне калдырмауны сорый. Югыйсә машиналар эвакуацияләнәчәк.


Нет комментариев