Ленин мәйданында янә гастрономия, музыка һәм гаилә белән ял итәргә яратучылар җыелачак. Программада — ролл әзерләү, призлар уйнату, концерт һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе.
12 сентябрьдә Алабугада чираттагы «Пир в мир» гастрономия фестивале узачак. Чара 12:00 сәгатьтә Ленин мәйданында башлана. Бәйрәмдә шеф-повар белән бергә ролл әзерләү буенча мастер-класс булачак. Шулай ук кунаклар өчен мерч һәм акыллы колонка уйнатыла, ә традицион викторина җиңүчесе ике кеше өчен романтик кичке ашка сертификат алачак.
Фестивальнең махсус кунагы — КФУның Алабуга институты директоры Марат Умаров. Сәхнәдә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең яшь артистлары чыгыш ясый, программаны Григорий Галкин алып бара.
Моннан тыш, мәйданда фермер продукциясе, яшелчә, җиләк-җимеш һәм көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшләячәк. Фестивальгә керү ирекле.
Нет комментариев