Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны «Лето вместе» проекты чараларына чакыралар

22 июньнән 27 июньгә кадәр Алабуга паркларында һәм җәмәгать урыннарында йога, пилатес, бию мастер-класслары, арт-очрашу, шахмат, кино күрсәтү, дизайн-маркет һәм башка җәйге чаралар узачак.

Алабугада «Лето вместе» җәйге мәдәни чаралар проекты дәвам итә. Бу атнада шәһәр паркларында халыкны спорт, иҗат һәм күңел ачу очрашулары көтә.

Дүшәмбе, 22 июньдә, иртәнге 8:00дә «Гуляй» паркның күзәтү мәйданчыгында Оксана Петрова белән хатха-йога узды. 18:00дә мәйданның волейбол мәйданчыгында Альбина Һадиуллина белән волейбол буенча дәрес узачак.

Сишәмбе, 23 июньдә, 9:00дә «Гуляй» паркының күзәтү мәйданчыгында Lady Stretch студиясеннән стретчинг булачак. 18:00дә шул ук урында Ольга Кузнецова белән йомшак пилатес көтелә. Катнашучыларга коврик һәм су алырга киңәш ителә. 19:30да «Чебурашка» паркы ротондасында Алан Богданов белән лезгинка буенча мастер-класс узачак.

Чәршәмбе, 24 июньдә, 8:30да паркның «Гуляй» язуы янында Гөлсинә Шәйгалләмова белән скандинавия (төньяк) йөрүе буенча дәрес булачак. Урыннар саны чикләнгән, теркәлү кирәк. 17:00дә «Чебурашка» паркындагы Имән өстәл янында Алёна Новикова белән арт-очрашу уза. Аңа да теркәлү таләп ителә. 21:30да «Чебурашка» паркы ротондасында Марат Галләмов белән бачата биюе оештырыла.

Пәнҗешәмбе, 25 июньдә, 9:00дә «Чебурашка» паркындагы Имән өстәл янындагы чирәмлектә Гөлназ Нигъмәтуллина белән «Эчке баланы савыктыру» («Исцеление внутреннего ребенка») медитациясе узачак. Үзегез белән коврик алырга кирәк. 19:00дә Имән өстәл янында Регина Таһирова белән шахмат буенча очрашу булачак. 20:00дә амфитеатрда ачык һавада кино күрсәтү оештырыла.

Җомга, 26 июньдә, иртәнге 8:00дә Чулман яр буе пляжында «Аңлылык иртәсе» («Утро осознанности») планлаштырылган: Гүзәл Гыйматова белән йомшак практика һәм хатын-кызлар түгәрәгендә әңгәмә, шулай ук Ирина Әхмәрова белән кулинария мастер-классы булачак. 10:00дә «Чебурашка» паркындагы Имән өстәл янындагы чирәмлектә Светлана Минеева белән бәби көтүче һәм яшь әниләр өчен кундалини-йога узачак. Дәрескә нәниләр белән дә килергә мөмкин. 17:00дә «Чебурашка» паркы ротондасында дизайн-маркет һәм своп (әйберләр алмашу мәйданчыгы) ачыла. 20:00дә шул ук урында гитара аккомпанементында җылы очрашу (гитарник) үткәрелә.

Шимбә, 27 июньдә, 9:00дә «Гуляй» паркының күзәтү мәйданчыгында Гүзәлия Голд белән «Хатын-кыз сәламәтлеге» очрашуы узачак.

«Лето вместе» проекты Алабуга паркларында шәһәр администрациясе ярдәме белән үткәрелә.

0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев