Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалыларны 16 майда диңгез продуктларыннан том-ям әзерләү буенча мастер-класска чакыралар

Ул Ленин мәйданында төгәл 12:00 сәгатьтә башлана.

Бу шимбәдә, 16 майда, Алабугада янәдән «Пир в мир» гастрономия бәйрәме узачак. Оештыручылар гаилә белән күңел ачу өчен бай программа әзерләде, ул Ленин мәйданында төгәл 12:00 сәгатьтә башлана.

Фестивальдә «ПО ПОКЕ» кафесы шеф-повары диңгез продуктларыннан том-ям әзерләячәк. Бәйрәм кунаклары экзотик ризыкны ашап карый алачак. Моннан тыш, мәйданда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә оешытырыла. 

Фестиваль программасында:

  • Иҗади чыгышлар: «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгеннән һәм 1нче балалар сәнгать мәктәбеннән концерт номерлары.
  • Балалар өчен активлыклар: кызыклы мастер-класслар, файдалы һәм татлы бүләкләр.
  • Өлкәннәр өчен күңел ачу чаралары: призлар уйнату, уктан ату һәм алып баручы Григорий Галкинның интерактив программасы.

Чараның махсус кунагы — эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе һәм Татар Дөм-Дөме авыл җирлеге Советы депутаты Нурислам Кадыйров.

0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев