Алабугалылар «Новая Кама»га ташлама белән языла ала
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар «Новая Кама»га ташлама белән языла ала

16 октябрьгә кадәр «Новая Кама» га 1061 сумнан язылырга мөмкин.

16 октябрьгә кадәр «Новая Кама» район газетасына ташламалы бәядән язылып була. Почта бүлекчәләрендә, өйгә китертү шарты белән язылган очракта ярты елга язылу бәясе 1200 сум урынына 1061 сум булачак.

Искәртеп узабыз: 1 сентябрьдән 2027 елның I яртыеллыгына язылу кампаниясе башланды. Без яңа сезонга мөһим үзгәрешләр белән керәбез: киләсе елда район газетасы яңа форматта чыгачак. Күп еллар дәвамында без газетаның рус һәм татар телләрендәге ике аерым басмасын чыгарып килдек. Бүген заман безнең алдыбызга яңа икътисади бурычлар куя. Район матбугатын саклап калу, аның тотрыклы чыгуын һәм алга таба үсешен тәэмин итү максатыннан, басмаларны бер тышлык астында берләштерү турында карар кабул ителде. Хәзер укучыларыбыз газетаның бердәм санын алачак: 8 бит — рус телендә, 4 бит — татар телендә чыгачак.

Без һәртөрле үзгәрешнең сораулар тудырырга мөмкин икәнен аңлыйбыз. Әмма иң мөһиме үзгәрешсез калачак: безнең газета район тормышы, кешеләр, вакыйгалар һәм гореф-гадәтләр турында сөйләвен дәвам итеп, буыннарны бәйләп, мәдәни мирасны саклауга хезмәт итәчәк.

Газетага редакциядә дә 750 сумга язылырга мөмкин. Басмаларны редакциядән, Үзәк китапханәдән, «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгеннән, «Барс» яшьләр үзәгеннән килеп алырга мөмкин булачак. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз — отышлы бәядән язылыгыз!


Нет комментариев