Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар махсус операция уздыру зонасына ике гуманитар конвой җибәрде

Атна дәвамында биш машинага гуманитар йөк төялеп, фронтка җибәрелде.

«Вместе к Победе» хәрәкәтеннән «Тимер» батальонына гомуми суммасы 13,6 миллион сумлык 20 тоннадан артык авырлыктагы 135нче йөк җибәрелде. Ә 1232нче полкка үзенең юбилейлы 40 нчы гумконвойга Эчке эшләр министрлыгы ветераны, отставкадагы полиция майоры Юлия Сушкова китте. Йөкнең авырлыгы 5 тоннадан артык тәшкил иткән, аңа шулай ук УАЗ машинасы да кергән.

Бу хакта Алабуга шәһәр Советы депутаты, «Вместе к Победе» волонтерлар координаторы Илшат Шәйморатов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, юбилей озатуны һәлак булган сугышчылар Илнур Гозәиров, Эдуард Усатинов, Рөстәм Мурзин, Сергей Пинаев һәм башкалар истәлегенә багышлаганнар.

Сугышчыларга транспорт чаралары, коптерлар, элемтә чаралары, медикаментлар, зарядка җайланмалары, аккумуляторлар, генераторлар һәм башка җиһазлар җибәрелде. Шулай ук төзелеш материаллары, инструментлар, шиналар, маскировка, су, шәхси посылкалар, азык-төлек, татлы бүләкләр, балалар хатлары һәм открыткалар җибәрделәр.

Кирәкле әйберләрне җыю бер ай дәвам итте. Гуманитар ярдәмне җыю «Дома ждут» (Наталья Рябушева), «Мы вместе» (Роман Епанешников), «Вместе к Победе!» (Юлия Сушкова һәм Диләрә Вахитова), «Танайка своих не бросает» һәм башкаларның уртак көче белән оештырылды. Шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре, сугышчылар һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары да ярдәм итте. Предприятие һәм оешмалар — «Алабуга» МИЗ, Алабуга районының уку йортлары һәм башкалар зур ярдәм күрсәтте.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев бу масштаблы эшкә шәхсән үзе ярдәм итте. Казанның «Ценим жизнь» оешмасы даими ярдәм күрсәтә, ул аптечкалар, эвакуация арбалары һәм җыелмалар формалаштыра.

Йөкне озата бару өчен Алабугага «Тимер» 3 нче мотоукчылар Гвардия батальоны офицерлары һәм командирның хәрби-сәяси эш буенча урынбасары майор Александр Новиков («Уокер» позывнойлы) килде. Соңрак алар белән бергә билгеләнгән урынга Илшат Шәйморатов, КФУның Алабуга институты укытучысы Олег Разживин, шулай ук Юлия Сушкова җитәкчелегендәге фронт гумантир ярдәм ташучылары экипажы китте.

Төяшергә «Алабуга Политех» студентлары килде. Сугышчылар яшүсмерләр белән аралаштылар һәм аларның сорауларына җавап бирделәр. Александр Новиков «Тимер» батальоны һәм 57 нче гвардия мотоукчылар полкы исеменнән Алабуга районы җитәкчелегенә һәм халкына рәхмәт белдерде.

— Сезнең ярдәм безне коткара, сугышчан бурычларны үтәүне һәм көнкүрешне җиңеләйтә. Һәр медицина җыелмасы — госпитальгә барып җитү өчен реаль шанс. Элемтә, маскировка чаралары, генераторлар — ул сугышчыларның гомерен саклап калу чарасы. Дроннар — безнең күзләр. Алар белән без дошманны күрәбез.

Хатлар, открыткалар һәм бүләкләр өчен балаларга аерым рәхмәт. Бу туган илдән җылы, рухи сәлам. Сугышчылар хатларны шатланып укыйлар, кайчак елыйлар — күбесенең монда, өйләрендә, үз балалары. Солдатлар бу хатларны шәхси документлары белән бергә йөрәк түрендә саклыйлар. Кемдер җавап бирә — хәбәрләр, видео җибәрә. Ә сувенирларны хәрби техникада бронезащитага эләләр, үзләре белән йөртәләр, кадерләп саклыйлар.

Алгы сызыкта без беләбез: сез тылда безнең турыда уйлыйсыз — өметләнәсез, ышанасыз, яратасыз һәм көтәсез. Ә без үз бурычларыбызны үтәргә тырышабыз.

Йөк төяүдә АМР башлыгы урынбасары Александр Косов та катнашты. Ул сугышчылардан хәзер аларга нәрсә кирәклеге турында сорашты һәм билгеләп үтте:

— Батырлыгыгыз өчен тирән рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә исән-сау һәм җиңү белән өйгә кайтуыгызны телим. Ә без ярдәм итәр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. 

Машиналар Алабугадан билгеләнгән урыннарга килеп җиткәч, сугышчылардан җавап сәламнәре һәм рәхмәт хатлары килде. Кирәкле җиһазларны медвзвод һәм элемтә взводы алды. 1232 нче полкның сапер ротасы сугышчылары УАЗ сатып алуга җыюда катнашкан һәркемгә — бигрәк тә хәбәрсез югалган һәм һәлак булган сугышчыларның туганнарына һәм якыннарына чын күңелдән рәхмәт белдерәләр. Шулай ук алар маскировка челтәрләре, костюмнар һәм продуктлар өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. «Сезнең ашлар — ул өй җылылыгы», — диләр алар.

Александр Новиков шулай ук безнең сакчыларга хәзер ниләр кирәклеген әйтте. Бу күзәтү һәм разведка чаралары, теләсә нинди типтагы генераторлар, маскировка челтәрләре, кече габаритлы үтеп була торган техника һәм башка транспорт, медикаментлар, гигиена предметлары, продуктлар һәм башкалар. Ярдәм итү өчен сугышчыларның барлык гаризаларын теркәгән гуманитар штабларга һәм остаханәләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Гуманитар ярдәм — хәйриячелек түгел, ул коткарылган тормыш, диләр Юлия Сушкова һәм Диләрә Вахитова. Чын патриотлык лозунгларда түгел, ул үз илең һәм халкың белән бергә булуда, уртак эшкә ярдәм итүдә, көн саен үз эшеңне башкарып, яхшы сүзләр белән ярдәм итүдә. Әгәр тыл фронт турында онытса, фронт хәзер тыл булган җирдә булачак бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев