ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар 2027 елга «Новая Кама» газетасына языла ала

Яңа елдан «Новая Кама» газетасы бердәм ике телле форматта чыгачак: 8 бит — рус телендә, 4 бит — татар телендә.

1 сентябрьдән Алабуга һәм район халкы «Новая Кама» газетасына 2027 елның беренче яртыеллыгына языла ала. Яңа сезоннан газета бердәм форматка күчәчәк: рус һәм татар телләрендәге басмалар бер тышлык астында берләштерелә.

Шул ук вакытта газетаның татарча өлеше сакланып калачак һәм даими чыгып барачак. Ул мәдәният, тарих, гореф-гадәтләр, якташлар язмышы, иҗат һәм туган телдәге башка материалларны үз эченә алган аерым тематик блок булачак.

Яңа формат районның төп яңалыкларын бер басмада тупларга һәм укучыларга материаллар белән ике телдә дә танышырга мөмкинлек бирәчәк. Газета, элеккечә, Алабуга һәм район тормышы, кешеләр, вакыйгалар һәм җирле традицияләр турында сөйләвен дәвам итәчәк.

2027 елның беренче яртыеллыгына язылу бәясе — почта аша, өйгә китереп бирү белән 1200 сум. Газетаны редакциядән, Үзәк китапханәдән, «Созвездие» үзәгеннән яки «Барс» яшьләр үзәгеннән үзегез килеп алган очракта язылу бәясе 750 сум тәшкил итә.


Нет комментариев