4 нче гимназияне тәмамлаган Игорь Самсонов беренче тапкыр үзенең сайлау хокукыннан файдаланды.

Игорь Самсонов өчен хәзерге сайлаулар беренче булды. Тавыш бирү хокукын алгач, ул үзе сайлау участогына килергә һәм тавыш бирүдә катнашырга карар кылган.
Яшь алабугалы — 4нче гимназияне тәмамлаган. Сайлауларда үзенең беренче катнашуын ул аңлы һәм җаваплы адым буларак кабул итә.
Алабугада һәм Алабуга районында тавыш бирү көннәрендә 62 сайлау участогы эшли: 39 — шәһәрдә һәм 23е — авыл җирлекләрендә. Муниципалитетның меңнән артык кешесе беренче тапкыр тавыш бирү мөмкинлеге алды.
Сайлау участоклары халыкны 8:00 дән 20:00 гә кадәр кабул итә. IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирү бүген, 20 сентябрьдә тәмамланачак.
Нет комментариев