Алабугага танылган хоккейчылар Данис Зарипов һәм Артём Лукоянов килә
ХӘБӘРЛӘР

Алабугага танылган хоккейчылар Данис Зарипов һәм Артём Лукоянов килә

Боз сараенда «Татарстан Республикасы хоккей легендалары» командасы белән очрашу узачак. Программада автограф-сессия, балалар өчен мастер-класс һәм гала-матч каралган. Керү бушлай.

20 ноябрьдә Алабугада Татарстанның танылган хоккейчылары катнашында спорт чарасы була. Шәһәргә Данис Зарипов, Артём Лукоянов һәм «Татарстан Республикасы хоккей легендалары» командасы киләчәк.

Очрашу Таҗи Гыйззәт урамы, 27нче йорт адресы буенча урнашкан Боз сараенда узачак. Программада хоккейчыларны боз өстендә күрүдән тыш, алар белән аралашу мөмкинлеге дә каралган.

Чара программасы:

  • 13:30 — автограф-сессия. Теләүчеләр хоккейчылардан автограф ала һәм истәлеккә фотога төшә алачак.
  • 14:30 — балалар өчен мастер-класс.
  • 15:30 — Татарстан хоккее легендалары катнашында гала-матч.

Чарада теләге булган һәркем катнаша ала. Керү бушлай.


Нет комментариев