Алабуга районы башлыгының мактау грамоталарын «Альтекс» компанияләр төркеме хезмәткәрләренә тапшырдылар. Бүләкләү бүген, 20 октябрьдә, гомумшәһәр планеркасында узды.

Бүген, 20 октябрьдә, Алабугада гомумшәһәр планеркасында автомобиль транспорты хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Алабуга муниципаль районы башлыгының мактау грамоталарын район башлыгы урынбасары Александр Косов тапшырды.
Бүләкләрне «Альтекс» компанияләр төркеме» җәмгыятенең өч машина йөртүчесе: Александр Владимирович Штенников, Илфат Фидаил улы Төхбатуллин һәм Юрий Аркадьевич Дрягунов алды.
Машина йөртүчеләрне югары һөнәри осталыклары, күпьеллык авариясез хезмәтләре һәм пассажирлар йөртүне үстерүгә керткән шәхси өлешләре өчен билгеләп үттеләр.
Бүләкләү һөнәри бәйрәм — Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көненә туры китерелде.
Нет комментариев