Алабугадагы Спас соборы прихожаннары чәчәк бакчалары булдыра
ХӘБӘРЛӘР

Алабугадагы Спас соборы прихожаннары чәчәк бакчалары булдыра

Гыйбадәтханә янындагы территорияне үз көчләре белән төзекләндерәләр: чәчәкләр үстерәләр һәм утырталар, чәчәк түтәлләрен карыйлар һәм тугайлы терраса тирәсен яшелләндерүне дәвам итәләр.

Алабугадагы Спас соборы янындагы чәчәкләр

Яр буе урамындагы Спас соборы тирәсендәге тәртипле һәм матур чәчәклекләр инде күп еллар шәһәр халкын һәм кунакларны сөендерә. Шул рәвешле Собор мәйданы йөреп ял итү өчен уңайлы урынга әверелгән.

Алабуга округы благочинные, Спас соборы настоятеле иеромонах Кирилл (Забавнов) сөйләгәнчә, чиркәүгә йөрүчеләр храм тирәсендәге матурлыкны үзләре теләп, яратып саклый. Гыйбадәтханә һәрвакыт чәчәкләр һәм яшеллек эчендә булсын дип тырыша.

Алабугадагы Спас соборы янындагы чәчәкләр

— Күпләр өчен безнең приход — бер зур гаилә, ә храм — икенче йорт кебек. Һәр яз саен: «Быел узган елга караганда да матуррак ясыйк», — дибез. Буш вакытында теләгән һәркем бу изге эштә катнаша: җирне әзерлиләр, декоратив корылмалар урнаштыралар, чәчәкләр сайлап утырталар, гөлбакчаларны тәрбиялиләр — йомшарталар, ашлама кертәләр, чүп үләннәрен утыйлар. Су сибү белән бераз кыенлык бар, чөнки тамчылап сугару системасы юк. Үләнне дә чиркәүгә йөрүчеләр һәм шәһәр волонтёрлары үзләре чаба. Храмга һәм шәһәргә карата игелекле мөнәсәбәтләре, кайгыртучанлыклары өчен аларның барысына да чын күңелдән рәхмәтлемен, — ди ул.

Алабугадагы Спас соборы янындагы чәчәкләр

Шәһәр белән һәм шәһәр өчен

Кыр кухнясы өчен яңа мәйданчык та тирә-як мохиткә матур итеп яраклаштырылган. Аның өчен Казан урамыннан алынган брусчатка кулланылган. Янәшәдә спорт белән шөгыльләнергә яратучылар өчен велосипедлар куя торган урын да булдырылган.

Тугайлы терраса янәшәсендәге бакчаны да чиркәүгә йөрүчеләр булдырган. Биредә җимеш агачларын алар «Шишкин киңлекләре» паркын төзекләндерү эшләре башланганчы ук утырта башлаган.

— Бу урын тарихи, кайчандыр шәһәр халкының ял итү урыннарының берсе булган. Әмма соңрак ул караучысыз калган. Территорияне корыган агачлардан чистарту, агач төпләрен йолку бик авыр булды. Безгә ярдәмгә волонтёрлар җибәргән район башлыгы Рөстәм Мидхәт улы Нуриевка рәхмәт. Иреклеләр арасында мөселманнар да бар иде. Аларның берсе безгә берничә алмагач бүләк итте һәм үзе аларны утыртты да. Агачларның бер өлешен махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләр истәлегенә аларның әниләре һәм хатыннары утыртты. Башлаган эшебезне дәвам итәчәкбез, мондагы матурлыкны кире кайтарачакбыз.

Алабугадагы Спас соборы янындагы чәчәкләр


Нет комментариев