Алабугада законсыз реклама белән автодозвон ярдәмендә көрәшә башладылар
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада законсыз реклама белән автодозвон ярдәмендә көрәшә башладылар

Шәһәрдә законсыз белдерүләрдә күрсәтелгән номерлар буенча автомат рәвештә шалтырата торган махсус программа эшли башлады. Беренче нәтиҗәләр бар инде: ун хокук бозучының алтысы үз рекламаларын алып ташлаган.

Алабуга районы башкарма комитетының муниципаль контроль бүлеге җитәкчесе Жанна Сармакова.

Алабугада рөхсәт ителмәгән урыннарга ябыштырылган белдерүләр белән көрәшүнең яңа ысулы кулланыла. Алабуга районы башкарма комитетының муниципаль контроль бүлеге җитәкчесе Жанна Сармакова хәбәр иткәнчә, тукталышларга, подъездларга һәм баганаларга ябыштырылган белдерүләрдәге телефон номерлары махсус программага кертелә.

Система реклама урнаштыручыларга автомат рәвештә шалтыратып, законсыз ябыштырылган белдерүләрне алып ташларга кирәклеген искәртә. Кирәк булган очракта, шалтыратуны муниципаль контроль бүлеге белгеченә дә күчерергә мөмкин.

Беренче нәтиҗәләр дә бар: кагыйдә бозган ун кешенең алтысы белдерүләрен алып ташлаган. Калганнарга тәртип бозуны бетерү өчен вакыт бирелгән. Алабугада белдерүләрне рөхсәт ителмәгән урыннарга ябыштыруга каршы эш дәвам итә.


Нет комментариев