Шәһәрдәге 18 котельныйның барысы да эшкә әзер. 475 күпфатирлы йортның 461ендә җылыту сезонына әзерлек төгәлләнгән.
Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Андрей Томилин хәбәр иткәнчә, 1 сентябрьгә шәһәрдәге барлык социаль объектлар — мәгариф, мәдәният, спорт һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре — җылыту сезонына әзер. Алдан план буенча аларга җылылык бирүне сентябрьнең соңгы ункөнлегендә, билгеләнгән норматив вакыттан бераз иртәрәк башлау күздә тотыла.
Торак фондында күпфатирлы йортларны әзерләү эшләре төгәлләнеп килә. Аларда җылыту системаларын юганнар һәм басым белән сынаганнар, керү урыннарын һәм тәрәзәләрнең пыяла өлешләрен тәртипкә китергәннәр. Алабуганың 18 котельные да җылыту сезонына әзер. Кирәкле һава шартлары урнашкач, җылылык бирү өчен җиһазлар әзерләп куелган.
Гамәлдәге нормативлар буенча, тыштагы уртача тәүлеклек һава температурасы биш көн дәвамында +8 градус һәм аннан түбән булганда, җылыту системасы эшләтеп җибәрелә. Алабугада социаль әһәмияткә ия учреждениеләргә җылылык традиция буенча иртәрәк биреләчәк.
Нет комментариев